Добавить в цитаты Настройки чтения

Страница 6 из 12

Кол

Ул, куркып, дошманы алдындаКалтырап күтәрде кулларын.Сугышның иң кызган чагындаТашлады кулыннан коралын.Дошманы, сүгенә-җикренә,Кулларын каерып бәйләде.Өстенә тау хәтле йөк төяп,Камчылап тылына әйдәде.Ул бара, кан юа җилкәсенКамчы һәм дошманы йөгеннән.Шәм кебек төз буе нишләсен?Көянтә шикелле бөгелгән.Кешелек сыйфаты бу чакта,Әйтегез, бармы бу мескендә?Аягы, куллары һәм хәттаҖаны да хуҗасы иркендә.Юк сиңа кешечә көн итү,Бикләдең син гомер юлыңны…Дошманың алдында, егетем,Бер куркып күтәргәч кулыңны,Йә сугыш син яклап хаклыкны,Йә сайла кызганыч коллыкны.Беренче юл нинди данлыклы,Икенчесе нинди хурлыклы.Гыйнвар, 1943

Хәдичә

Күрше кызы Хәдичә,Шулай гадәттәгечә,Озак йөреп бакчада,Кичегеп кайтты кичә.Каравылчы карт аныңИшетмәгән кайтканын.Шуңа күрә ачмаганХәдичәгә капканы.Капкада тимер йозак,Хәдичә көткән озак.Тышта кунып булмый бит,Булса да гәрчә йөз ак.Ахры, кызга уй керә,Төнлә белән кем күрә?Күп тикшерми Хәдичә,Койма аша сикерә.Кайтып керә йортына,Кайткач бар да онтыла.Тик, кадакка эләгеп,Юбка гына ертыла.Ул көн соң дип ямамый,Аны-моны карамый.Иртән китә хезмәткә,Кичегергә ярамый.Әле дә кичә соң кайтып,Йоклаган кырын ятып;Күрше карчык эшенәЧак җибәргән уятып.Менә бара ул, кара!Юбка гына чайкала.Исе китеп, хатын-кызЮбкага карап кала.Икенче көн ни күрәм? –Бер елыйм да бер көләм.Урам тулы хатын-кыз,Бар да ертык юбкадан.Күрче, күршем теккәнче,«Мода» дип көн үткәнче,Бар да ерган юбкасынБот төбенә җиткәнче!Әй Хәдичә, Хәдичә!Кичегеп кайтып кичә,Нинди эшкә чуалдың –Яңа мода чыгардың.Кызлар, төнлә йөрмәгез!Коймадан сикермәгез!Тагын әллә ни ертып:«Мода», – дия күрмәгез.12 февраль, 1943

Томаулы гыйшык

Егет чагым; үлеп гашыйк булдымКонтордагы бер яшь матурга.Шагыйрьләрчә әйтсәк, гыйшкым минемЧәчәк атты кышкы салкында.Гөнаһ шомлык! Кышкы салкын беләнТомау төште беркөн борынга.Һәм томаулы килеш киттем шулайКыз чакырган махсус урынга.Утырабыз икәү; мин яулыкныКалдырганмын онтып өемдә.Ә борын нәкъ төпсез кое кебек,Сәгать саен литр кимендә.Нишлим инде, тәмам гаҗиз булдым,Сүз әйтергә хәтта тилмерәм.«Җаным!» дим дә «һач» дип бер төчкерәм,«Сөям!» дим дә борын сеңгерәм.Ансы бер хәл, бәлки, төчкерми дәУтырыр идем тавышсыз гына.Гашыйкларча авыр сулыйм дисәм,Ямьсез итеп борын сызгыра.Бәла икән, дуслар, томау беләнГыйшык арасында тартышу!Кочакла да кызны, син әйт, имеш:«Мин… һаптечү, сине… һаптечү!»Утыра торгач, ахры, мин, дәртләнеп,Тотып кызның ике кулыннан,Бер кызык сүз әйтеп көлгән идем,Чыкты куйды куык борыннан.Куык кунды барып кыз борнына,Кыз аптырап битен каплады.Мин дә сиздем шунда, мескен гыйшкымКызган куык төсле шартлады.Кыз торды да кинәт, әйтте миңа,Еламады үзе, көлмәде:«Сөям, диеп, кызга үрелгәнче,Сөрт борыныңны, егет, элгәре!»Кызым китте, мин дә шул гарьлектән,Түзалмыйча йөрәк януга,Ни кызык бар миңа яшәүдән дип,Аптекага киттем агуга.Ярсый-ярсый бардым, һәм һич бушкаБулмады бу минем баруым.Алып кайттым өйгә аптекаданБик куәтле… томау даруын.Мин күрмәдем артык мәгъшукамны,Томау бетте, гыйшкым онтылды.Көчле булды дару, егет күңелеИке чирдән бергә котылды.Яшьлек үтте, инде картаелды,Яшим хәзер читтә, ышыкта.Теләсәм дә хәзер ләкми миңаБер томаулы гына гыйшык та.Март, 1943

Бүреләр

Кешеләр сугыша, кан коя,Киселә меңнәрчә гомерләр.Төн буе, улашып, якындаИснәнеп йөриләр бүреләр.Күпме кан, күпме яшь ат ите!Ялтырый бүренең күзләре.Бит моны, төн буе атышып,Тураган кешеләр үзләре.Бүреләр башлыгы карт бүре,Исереп кешеләр канынаЙөргәндә, сискәнеп туктадыБер авыр яралы янына.Яралы ыңраша, саташа,Каенга терәгән башкаен.Кызганып егетне, җил беләнТибрәнеп сыкрана ак каен.Кызганып егетне, елыйларМиләүшә һәм лалә чәчәге.Тәгәри үләнгә чык түгел,Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре.Карт бүре егетне иснәде,Аптырап күзенә карады.Һәм кинәт, нидәндер сискәнеп,Бер читкә тайпылды яралы.Яралының зәгыйфь сулышыБәрелде бүренең борнына.Юк, бүре тимәде, сак кынаБорылып юнәлде юлына.Таң белән килделәр кешеләр,Күрделәр яралы егетне.Яртылаш ул тайган исеннән,Шулай да яшәве өмитле.Кешеләр егетнең тәненәКыздырып шомполлар бастылар.Туйганчы җәфалап, соңыннанЯлгыз ак каенга астылар.Кешеләр сугыша, кан коя,Киселә меңнәрчә гомерләр.Төн буе, улашып, якындаИснәнеп йөриләр бүреләр.Бүреләр, аһ… ләкин бүреләрБу кадәр үк ерткыч түгелләр.Март, 1943