Добавить в цитаты Настройки чтения

Страница 7 из 12

Бер кызга

Кызык кына булды бу очрашу,Син ерактан, мин дә ерактан.Ә күптәнге якын танышлар күкКул кысыштык икәү йөрәктән.Исмемне дә юньләп белмисеңдер,Үзең шундый сөеп карыйсың.Йөрәгемнең язгы гөлләр төслеСаф булуын сиздең, ахрысы.Безнең гомер тулы һәр ваклыкка,Эчпошыргыч ямьсез бушлыкка;Нәрсә җитә менә шундый матур,Шундый керсез, кайнар дуслыкка!Нәрсә җитә синең күзләреңнеңЯлкыныннан шулай кабыныпЯшәү, җирдә гомер ахрыначаНазлы карашыңны сагынып.Мин үзем дә белмим, нәрсә безнеБәйләде соң аера алмаслык?!Без сөйләшеп түгел, серебезнеКүз карашы белән аңлаштык.Шундый назлы, гади күз карашынШагыйрь йөрәгеме аңламас?Сөяксез тел кайчак алдаса да,Күз карашы, җаным, алдамас.Еллар үтеп, тагын бер очрашсак,Яшерә алмый шатлык яшемне,Мин, кулыңны кысып, чын күңелдән:– Сердәшем! – дип, сиңа дәшәрмен.Аерса да безне язмыш җиле,Алып китеп сине еракка…Киңәшем шул: җирдә иң кадерлеБу дуслыкны, бәгърем, югалтма!Тик бер теләк: сөю уты беләнКанатланса иде күңелләр.Сөю дымын эчеп бер тамырдан,Чәчәк атса иде гомерләр.Ашкынулы сөю ялкынындаҮтсә иде яшьлек вакытлар.Әйтче, бәгърем, миңа җир йөзендәШуннан артык нинди бәхет бар?!Май, 1943

Бакчачы

Бик уңган безнең бакчачы бабай,Яше үзенең туксанда бугай.Ул кояш белән бергә кузгала,Көрәген ала, җиңен сызгана.Түтәлләр казый, гөлләр утырта,Алмагачларның башларын кырка.Түтәлне тутырып үсә җиләкләр,Нәркиз, миләүшә, сөмбел һәм мәкләр.Язын бакчага кайталар кошлар,Безнең кадерле канатлы дуслар.Бигрәк күңелле май башларында,Каеннар яфрак ярган чагында.Шул чакта бабай кинәт яшәрә,Талларга карап, күзе яшьләнә.Бу таллар беркөн үсеп җитәрләр –Яшьләр бакчаны мактап үтәрләр.Үлсә дә беркөн безнең бакчачы,Һәр яз яшәреп яшәр бакчасы.Шаулар сагынып дусты карагай,Нинди бәхетле бакчачы бабай!Май – июль (?), 1943

Гашыйк һәм сыер

Мин чәчәкләр җыйдым, сөеклемәБәйләм итеп бәйләп китердем.Күрсен иркәм аның кулдалыгын,Йөрәгемнең, бәхтем, иркәмнең.Аһ, ни гарьлек, кызым чәчәкләрнеТәрәзәдән тышка ыргыткан.Ә аларны сыер ашап киткән…Ничек түзим үлми хурлыктан!Гашыйк сүзен сыер ишетте дәГаҗәпләнеп башын селкеде:– Исем китә, – диде, – бу гашыйкка,Карап торсаң, кеше шикелле!Аңламыйча, ахмак, эшнең төбен,Нигә шулай кыза, тузына?Мин ашасам аның чәчәкләрен,Сөт бирәм бит сөйгән кызына.Минем сөттән аның йөзе алсу,Минем сөттән – таза, сөйкемле,Тәне йомшак, аның тешләре ак,Яңа сауган сөтем шикелле…Уйга калды гашыйк…– Чын да, – диде, –Ник тиргим мин бу сөтбикәне?Ул бит көн дә, кырдан үлән җыеп,Каймак белән сыйлый иркәмне!Азык булсын гөлем сыерына,Мин теләмим артык һичкемне!Миңа шул да бәхет, әйдә, иркәмКаймак итеп эчсен гыйшкымны…Һәм юанды гашыйк… Хәзер көн дәЧәчәк җыеп чишмә буенда,Кызга түгел, китереп чәчәкләрнеУл ашата икән сыерга.Май, 1943

Назлы сөяркә

Шаһзадәнең иркә сөяркәсеӘйтте беркөн назлап сөйгәнен:– Мине сөйсәң, үтер туганыңны,Китер ватып яңак сөяген.Мәхәббәттән аңын җуйган егет,Кызның күндәм колы шикелле,Үтерде дә сөйгән ир кардәшен,Баш сөяген кызга китерде.Кыз сөякне тутырып агу салдыҺәм егеткә бирде: – Эч! – диде.Егет эчте… Гыйшык аның өченБер тылсымлы, серле көч иде.Дөнья, дөнья… Ул да, чын күңелдәнАны өзелеп сөйгән өченме,Яшьлегемнең кипкән сөягенәСалып миңа агу эчерде.Август (2), 1943

Соңгы җыр

Җир йөзе шундый киң,Күңелле һәм якты!Тик төрмәм караңгы,Ишеге йозаклы!Күктә бер кош очаЮгары, югары!Мин ауныйм идәндә,Кулларым богаулы.Тышта бер гөл үсә,Яңгырга коенып;Мин кибәм, мин сулам,Төрмәдә боегып.Мин беләм: бик татлыДа яшәү тойгысы!Тик инде мин үләм,Бу җырым – соңгысы!..Август, 1943