Добавить в цитаты Настройки чтения

Страница 5 из 12

Шагыйрь

Төн утырып шагыйрь шигырь язды,Ак кәгазьгә тамды яшьләре.Тышта давыл иде; бертуктаусызКүк күкрәде, яшен яшьнәде.Җил, ишектән кереп, өстәлдәгеКәгазьләрне чәчте, туздырды.Аннан, чыгып тышка, йөрәк яргычАчы тавыш белән сызгырды.Тау-тау булып дәрья дулкынланды,Яшен сукты калын имәнне.Эчпошыргыч шомлы тынлык бастыТирәдәге карсак өйләрне.Тик төн буе шагыйрь бүлмәсендәУт балкыды көннән яктырак.Давылланып, аның йөрәгеннәнАк кәгазьгә хисләр актылар.Шагыйрь торды тынып таң алдыннан,Язганнарын җыйнап яндырды.Үзе китте чыгып…Җил басылды,Давыл тынды, ал таң кабынды.Төн утырып шагыйрь нәрсә язды?Нинди хисләр аны ярсытты?Язганнарын биреп җил иркенә,Таңда үзе кая ашыкты?Сез сорагыз аны исәр җилдән,Яшеннәрдән, дулкын тавыннан;Һәм сорагыз ямьсез төнне куып,Таң тудырган көчле давылдан.Октябрь, 1942

Аерылу

Читен дә соң артык һичбер вакытКүрешмәсне сизеп аерылу;Мәхәббәт һәм дуслык җир йөзендәБулган чакта бөтен байлыгың.Мәхәббәт һәм дуслык җебе беләнБагланганда керсез күңелләр,Бер-берсеннән башка бар мәгънәсенЮгалтканда җирдә гомерләр,Кинәт кенә ачы язмыш җилеАера сине якын дусыңнан.Соңгы тапкыр үбү һәм күз яшеЧыкмый аннан мәңге исеңнән.Күпме булды минем якын дуслар,Күпме иде сөйгән иптәшем.Калдым ялгыз, саклап яңагымдаҺәркайсының кайнар күз яшен.Белмим, тагы нинди упкыннардаМин чайкалып шулай йөзәрмен.Тик һәркайчан сулган яңагымдаСоңгы яшен дусның сизәрмен.Күп татыдым җирдә мин ачысынҮзәк өзгеч авыр сагышның.Елатып һәм кайнар үбештереп,Дустым белән, язмыш, кавыштыр!Айлар түгел, еллар… авыр хәсрәтТавы булып торды йөрәктә.Бер минутлык күрешү бәхете беләнИнде, язмыш, мине бүләклә!Октябрь, 1942

Дару

Кыз авырды, тәне ут шикелле,Сулгып-сулгып тибә йөрәге.Гаҗиз калды доктор, авыру кызгаБер дару да файда бирмәде.Яткан чакта авыру түшәгендә,Авыр төшләр белән саташып,Ачылды да ишек, юл киеменнәнКайтып керде кызның атасы.Маңлаенда батыр яра эзеҺәм билендә поход каешы.Еллар буе кызны зарыктырдыШул атаның йөрәк сагышы.Таныш йөзне күреп, кыз елмайды:«Әти!» – диеп, аңа үрелде.Шул төнне үк йөздән тире чыкты,Кызу кайтты, тәне сүрелде.Гаҗәпләнмә, доктор, күреп кызныңДару эчми кинәт савыгуын.Белмәдеңме җирдә «сөю» дигәнИң куәтле дәва барлыгын!Октябрь – ноябрь (?), 1942

Кылыч

Кылыч белән кергән – Кылычтан үләр.

Александр Невский– Аягыңда, егет, күн итек,Көмеш саплы кылыч билендә.Аргансыңдыр авыр юл үтеп,Кунып китче минем өемдә!Төреп сине ефәк юрганга,Йоклатырмын назлап, иркәләп.Кан, яшь белән җирне юаргаӨлгерерсең әле иртәгә!..Зифа буйлы купшы әфисәрЯшь хатынның сүзен ишетте.Гайрәтләнеп көяз башкисәрКаты ябып керде ишекне.– Чибәр хатын, сине яраттым,Кем син үзең, белмим исмеңне…Табып китер тавык, аракы!Җәй урныңны, чишен өстеңне!Хатын, суеп, тавык пешерде,Аракысын салып эчерде.Майлы күзле майор бу сыйданКәефләнде, тәмам исерде.Кадрен белеп юмарт бу өйнең,Ул тарттырды итек кунычын.Салып бирде аннан мундирын,Көмеш саплы матур кылычын.Майор ятты, юан корсаклы.– Йә, ач, – диде, – миңа кочакны!Сузып аңа ялан кылычны,Хатын әйтте аңа шул чакны:– Син хурладың минем җиремне,Син үтердең минем иремне…Инде тагын йөрәк хисемнеКалҗа итеп сиңа биримме?Килешсә дә кылыч билеңә,Көтмә бүген ярдәм корычтан!Кылыч белән кердең илемә,Үлемең булыр шушы кылычтан.Шуннан хатын сузып яткырдыБу котырган камыр батырны.Көмеш сабына кадәр кылычныЙөрәгенә аның батырды.– Сый җитәрлек булды тилегә!Тыпырчынма, майор, тынычлан!Кылыч белән кердең илемәҺәм үлемең булды кылычтан.Октябрь – ноябрь (?), 1942

Ишек төбендә

Үтеп барам шулай урам буйлап,Парадныйда күрәм: бер балаЗвонокка үрелә, буе җитми,Аптырагач, карап уйлана.Мин балага киләм:– Әллә, – димен, –Звонокка буең җитмиме?– Җитми шул, – ди.– Кая, үзем басыйм.Бернеме, – дим, – әллә икеме?– Биш, – ди. Басам.Шуннан бала әйтә:– Абзыкай, син нинди йөрәкле!Әйдә качыйк хәзер, хуҗа чыкса,Икебезгә дә бирер кирәкне!Декабрь, 1942