Добавить в цитаты Настройки чтения

Страница 4 из 12

Кошчык

Чәнечкеле тимерчыбык беләнУратылган безнең йортыбыз.Көне буе шунда казынабыз,Әйтерсең лә тирес корты без.Кояш чыга койма аръягында,Күрше кырлар нурга коена.Тик нигәдер аның нуры безгәТими үткән төсле тоела.Ерак түгел урман, кыр…КемнеңдерИшетелә чалгы кайравы.Кичә шуннан бер кош очып килеп,Шул коймага кунып сайрады.Чакырсам да, кошчык,Син бу йорткаҮзең теләп очып кермәссең.Керә күрмә, безнең кан-яшь йотыпИнтеккәнне үзең күргәнсең.Сайра безгә шушы нәләт төшкәнКойма аша гына булса да,Шунсы да бит безгә зур юаныч,Җырларыңнан күңел тулса да.Син очарсың, бәлки, минем илгә,Син ирекле, җитез канатлы.Тик әйт, кошчык,Синең минем янгаБу килүең соңгы кабатмы?Соңгы кабат булса, тыңла, кошчык,Соң теләген мәгърур җанымның:Оч син илгә нәфрәт һәм мәхәббәтҖыры булып тоткын шагыйрьнең.Ук шикелле үткен канатыңнан,Таң шикелле якты җырыңнанТаныр сине халкым:«Бу, – дип, – аныңСоңгы җыры көрәш кырыннан.Чәнечкеле чыбык бәйләсә дә, –Дип, – шагыйрьнең аяк-кулларын,Бер көч тә юк җирдә богауларлыкАның кайнар йөрәк моңнарын».Оч син, кошчык, көчле җырым булып,Шушы сиңа соңгы теләгем.Тәнем калсын монда (Нәрсә ул тән?),Барсын илгә минем йөрәгем.Август, 1942

«Үткәндә кичергән…»

Үткәндә кичергәнКайгылар, газапларБарсы да онтыла,Барсы да җуела.Төн үтеп, күңеллеКөн тугач, азактанБерсе дә булмаганШикелле тоела.Аһ, ләкин онтылмыйГомергә, гомергәЭлектә татыганШатлыклар, рәхәтләр –Яндырып йөрәкне,Саклана күңелдәКадерле минутлар,Бәхетле сәгатьләр.Сентябрь, 1942

Авыру сызмалар

Җиңәр, ахры, мине юләр үлем,Мин суыктан, беттән, ачлыктанҮләрмендер шулай, мич башындаТуңып үлгән төсле карчыклар.Хыялландым ядрә давылындаБатырларча сугышып үләргә…Юк, булмады, сукыр лампа төслеКалдым инде пыскып сүнәргә.Юкка чыкты бик күп теләкләргә,Күп эшләргә булган өмитләр.Юкка яздым: «Көлеп үләрмен!» – дип,Юк, үләсе килми, егетләр!Күпмени соң әле эш кыйраттым,Күпмени соң әле яшәдем?!Хәзергедән бик күп файдалыракБулыр төсле алда яшәвем.Татымадым элек мин һичкайчанМондый көчле, мондый әрнешлеЙөрәктәге дәртне һәм нәфрәтне,Мәхәббәтне, үчне, сагышны!Әле сиздем кеше йөрәгенеңШундый көчле яна алганын.Аһ, үкенеч, ләкин бу ялкынныМин илемә бирә алмадым.Үлеммени безгә үкенечле,Халкың өчен булса үлемең?Күтәралмыйм, дуслар, мин хурлыгынАчтан шулай егылып үлүнең.Мин яшәргә телим бирер өченИлгә соңгы йөрәк тибешен.Үлгәндә дә әйтә алсам иде,Үлдем, диеп, туган ил өчен!Сентябрь, 1942

Сыра залында

Озак йөргәч урын алмаштырып,Килеп ләктем сыра кибетенә…Шушыннан да ипле урын булмасБезнең ише бистә егетенә.Элек, бәлки, актык җитмеш тингәМин бер чәркә сыра эчкәнмен.Хәзер, көн дә калып, төбен чүмерәмҺәр бушаган калын мичкәнең.Монда көнгә йөзләп мичкә бушый,Башым җитми минем шунсына:Кем эченә шулай сыеп бетәЙөз мичкәдән аккан бу сыра?Ничек җитсен башың, үз эчеңдәУл мичкәнең төбе күпергәч,Кубар төсле башың биеп йөргәч,Битең, борының кызып бүртенгәч?Кемнәр генә булмый безнең залда:Артист, шагыйрь, күмер сатучы,Композитор, кассир йә бухгалтер,Йә шундыйны читтән атучы.Киткән чакта кайсын озатасыңНазлап, сыйпап, мактап, иркәләп.Ә кайберсен куып чыгарасың,Якасыннан тотып, типкәләп.Әйтмә инде, төрле хәлләр була,Үз-үзеңнән кайчак куркасың!Бер җирдә юк мондый кайнап торганКеше белән шешә боткасы.Әнә… утыра анда бер директор,Өстәлендә унлап шешәсе.Сәгать саен аның эче үсә,Сәгать саен шиңә кесәсе.Менә артист… кичә ул туп-турыБезнең залдан керде сәхнәгә,Чалма киеп чыгып «Ревизор» даБөтен илгә булды мәсхәрә.Яшел күзле мәшһүр шадра шагыйрьБездә яза бөтен шигырен,Гонорары белән шул шигырьнеңКаплый бара сыра чыгымын.Композитор беркөн безнең залдаОперага куйды апара,Биш литрны көн дә өсти бара –Апарасы һаман кабара.Кассир Гыймай кичә бездә булды,Госбанктан кайтып барышлый,Бүген күрдем үзен милициядә,Борыны төшкән, йөзе сагышлы.Айныталмый кичә бер юанныТәкать корды, тәмам җан чыкты,Кич хатыны килде, аны эзләп,Бер карауда ирен айнытты.Без загстан кимме? Әле менәБеркөн бездә шундый хәл булды:Бер кыз белән егет кушылдылар,Бер ир белән хатын аерылды.Кунак булды беркөн парикмахер.Һәм шул көнне минем кунагымСосиска дип ялгыш кисеп алганБер мескеннең борынын, колагын.Шул көнне үк үзе борынсызныАлып килеп безгә сыйлады.Шунсы кызык, теге борынсызы:– Ник белмәдем кадерен син җанкайныңМоңарчы! – дип үксеп елады.Әйтерсең лә борыны, колакларыТуйдырганнар аңа тәмамән.Әйтерсең лә, борынын кисеп, аныУл коткарган бик зур бәладән.Пекарь тапты кичә трубкасынБезнең залда икмәк эченнән.Аны үзе, бездән эчеп кайтып,Ул икмәккә кушып пешергән.Бер пожарник, бездән исреп кайтып,Каланчага менеп йоклаган,Каланчада шул көн пожар чыккан,Ләкин беркем набат сукмаган.Һәм каланча янган. Икенче көнПожарникны эштән куганнар.Сыра шул ул! Әле минем беләнШундый бер хәл булды, туганнар!Нәфсем төшеп, калын бер мичкәнеңӨстен ачып эчтем чүмечләп.Егылганмын мичкә эченә үк,Чүмеч саны булгач унөчләп.Лоцманы күк баткан пароходныңЙоклаганмын мичкә эчендә,Колач җәеп, сыра диңгезендәЙөзеп йөрим, имеш, төшемдә.Уяттылар мине, айныттылар,Җавап алган төсле иттеләр.Һәм якамнан ипләп тоттылар даИтек белән артка типтеләр.Инде хәзер сыра заводынаКерергә дип йөрим чамалап,Керә калсам, болай юләр булмам,Үз турымда сатмам яманат.Мин мичкәнең хәзер өстен ачмам,Кадак белән төбен тишәрменҺәм, авызыма нечкә салам кабып,Артка гына посып эчәрмен.Сентябрь, 1942