Добавить в цитаты Настройки чтения

Страница 3 из 12

Сандугач һәм Чишмә (Баллада)

1

Таң атып, нурларыҮпкәндә кырларны,Чишмәләр, күлләрнеҺәм калын урманны,Сандугач уяныпКанатын кагынаҺәм карый ашкыныпТын урман ягына.Ул якын сердәшеЧишмәне сагына;Таң кошын юксынып,Чишмә дә зарыга.Сихерле тормышыБу ике гашыйкныңКабынды мәхәббәтУтында яшьлекнең.Бәйләде аларныЯлкынлы саф сөю;Саф сөю алдындаНечкәреп баш ию.Һәр иртә СандугачЧишмәдә коена.Бу аңа чиксез зурДан булып тоела.Иркәли таң кошынЗөбәрҗәт тамчылар.Әйтче, бу күрнешкәСокланмый кем чыдар?!

2

Таңнарның берендәИркә кош – Сандугач,Уянып карангачҺәм канат кагынгач,Килде тиз сердәшеЧишмәгә…Тик аныңКайгылы моң басканЧәчәкле буйларын.Чишмә тын: ул көлми,Тибрәнми, селкенми,Акбүз таш өстендәТамчылар сикерми.Болганып каралганКөмештәй саф суы;Уйлары таралган,Йөрәге ярсулы.Сандугач, аптырап,Сорашты дусыннан.Һәм әйтте сердәшеДип: «Кичә шушыннанҮтте ил дошманы,Яшеренеп яр буйлап,Минем саф, шифалыСуымны агулап.Канечкеч, юлбасар,Ул кача артыннанАны нык күзәтепКилгән яшь батырдан.Ул белә батырныңИнешне кичәсенҺәм, сусап, минем сафСуымны эчәсен.Ул эчкәч, агуданШул минут үләчәк.Ә дошман котылып,Талап көн күрәчәк.Әйт, нишлик, сердәшем?Әйт, нишлик, акыллым?Ничек соң коткарыйкИлебез батырын?»Сандугач аз гынаУйланып торды даҖанланып эндәштеЧишмәгә тын гына:«Кайгырма, күз нурым!Ул килсә эчәргә,Коткарам мин үзем,Мин беләм нишләргә!»

3

Килде ил батырыМылтыктан, кылычтан,Йөрәге һәм антыКатырак корычтан.Илгә саф мәхәббәтЯрсыта йөрәген,Дошманны юк итүАның бар теләге…Ул арган, алҗыган,Татып яшь ачысын,Ах, әгәр булсачыБер генә тамчы су!Ул күрде Чишмәне,Төште тиз атыннан;Әлсерәп үзәгенКөйдергән ялкыннан.Ул теләп эчәргәЧишмәгә омтылды.Шулвакыт СандугачСайрарга тотынды.Ул сайрый, ЕгетнеңАлдына ук кунып,Ул сайрый, нәрсәдерСөйләгәндәй булып.Ул сайрый ялкынлыСаф сөю турындаҺәм сөйгән йөрәкнеңЯрсуы турында.Ул мактый көрәштәКабынган тормышны,Дан белән суланганИң соңгы сулышны.Ул мактый дустынаБирелгән күңелне,Ул сөйли сөюнеңҖиңгәнен үлемне.Ул сөйли чын дуслык,Турылык турында,Нинди көч бу кошныңЯлкынлы җырында!Тик Егет аңламыйТелен таң кошының,Тойса да йөрәгеХисләрен дусының;Серле җыр иң нечкәКылларын күңелнеңЧиртсә дә, ул сизмиКилгәнен үлемнең.

4

Эчәргә дип ЕгетЧокырга иеләҺәм кипкән ирененЧишмәгә тигерә.Шулвакыт кош аныңИрененә сугыла;Бер тамчы эчә дәЧишмәгә егыла.Сөйгәне куенындаСоңгы кат талпынгач,Шат, мәгърур һәм батырҖан бирә Сандугач.Ә Чишмә, чайкалып,Ярларга ташлана.Урнында тик көйгәнКап-кара таш кала.Яшь Егет аз гынаТорды да инештә,Таң калып бу серлеҺәм гали күрнешкә,Чишмәне калдырып,Атына атланды.Юлбарыс шикелле,Дошманга ташланды.Ул сизде күңлендәИң гали хисләрнеңӨр-яңа көч беләнКабарып үскәнен.Ул улы хөр илнеңҺәм бөек атаның,Ялкынлы йөрәктәнУл сөя Ватанын.Яшәде ул сөеп,Һәм үләр беркөннеНәкъ мәгърур СандугачҺәм Чишмә шикелле.Июль, 1942