Добавить в цитаты Настройки чтения

Страница 10 из 12

Егет юлы

Кайтыр иде егет, юлы урау,Каршысында текә таулар бар.Киртә түгел таулар, тау артындаКоралланган көчле яулар бар.Ташка басып, егет кылыч кайрый,Акбүз аты йөри аланда.Ялын болгап, кайчак кешнәп куя,Нидер әйткән төсле аңарга.– Тиз бул, егет, тиздән кояш баер,Зәңгәр томан каплар болынны;Адашырбыз, юлны югалтырбыз,Табалмабыз таныш урынны…– Курыкма, атым, кыю «чикмәнлек» неңКараңгы төн туры юлдашы.Безне көтә сугыш, тик артыннанБез килгәнне дошман тоймасын.Җиңү безгә туры юл күрсәтер,Томан тетелер ал таң нурыннан.Туган йортны, дускай, без табарбызСөйгәнемнең сагыну җырыннан.Сентябрь, 1943

Чыныккан яшьлек (Корыч)

Корыч менә шулай чыныкты.

Н. ОстровскийМин мыек та әле кырмый идем,Былтыр өйдән чыгып киткәндә;Алтмыш яшьлек картның гомер буеКүргәннәре хәзер җилкәмдә.Бу бер елда баштан кичкәннәрдәнМи күперде, йөрәк кабарды;Егермедә битем җыерчыкланды,Егермедә чәчем агарды.Бу порохлы, канлы, яшьле елныңАвырлыгы төште аякка.Мина екты мине, егермедәМин таяндым, ахры, таякка.Сез тапмассыз хәзер күзләремдәМалай чакның юләр шуклыгын.Каш сикерми тиле дәртләр белән,Күңел куйды инде мутлыгын.Йөрәк каты, йөздә яшьлеккә ятҖитдилек һәм сабыр уйчанлык.Яшьлек янды кипкән дары кебек,Гомре булды аның өч айлык.Яшьлек, яшьлек! Кайда «айлы кичең»?Кайда синең «зәңгәр күзләрең»?Дон буенда, окоп базларындаЯтып калды кайнар эзләрең.Сандугачлы алсу таңда түгел,Син давыллы төндә кабындың.Җиңеп алган чиккә сине канлыБайрак итеп кадап калдырдым.Үкенә дип ләкин уйламагыз,Мин шат, күреп җиңгән илемне.Йөз яшьлегем булса, мин барсын даШушы юлга бирмәс идемме?Яшьлек, дисез, өскә үрләр өченБирелгән бит аңа канатлар!Исе китеп сөйләр аны картлар,Гасырларга тарих кабатлар.Утны-суны кичеп, кешелеккәЯулап алдык бөек чынлыкны.Безнең яшьлек менә шулай үтте,Корыч менә шулай чыныкты.30 сентябрь, 1943

Юллар

Юллар, юллар! Мине туган йорттанАерып ерак алып киттегез.Җитәр инде, озак кунак булдым,Хәзер кире өйгә илтегез.Бик сагындым таныш кырларымны,Урманымны, күпер башымны;Бик сагындым мине өзелеп сөйгәнНечкә билем, кара кашымны.Көн яңгырлы иде, мин киткәндә,Карап калды боегып сердәшем;Юешләтте аның керфекләренЯңгыр түгел, назлы күз яше.Читен дә соң, читкә киткән чакта,Ярты җаның калса өзелеп!Ярый әле сөю белән бергәБар йөрәктә корыч түземлек.Юллар, юллар! Сез бит барыгыз даМенә шундый каты, аяусыз!Йә, әйтегез, кемнәр үтте сездән,Салындыгыз башлап каян сез?Минем кебек кайсы шашкын йөрәкБеренче кат шуннан атлады?Кемне шулай өмит дәртләндерепЕракларга илтеп ташлады?Беләм, дәртләр ташый безне(ң) шулай,Яшьлек куша кыдырып йөрергә!Сезне, юллар, аяк эзе түгел,Йөрәк хисе салган бу җиргә.Кая гына ләкин китсәк тә без,Сукбайлыкка яшьли салышып,Шул юллардан кире алып кайтаТуган йортка йөрәк сагышы.Юллар, юллар! Мине илкәемнәнАерып ерак алып киттегез.Яңа дәртләр, яңа хисләр беләнСөйгәнемә кире илтегез.Октябрь, 1943

Күлмәк

Җырлый-җырлый, Дилбәр күлмәк тегә,Кулларында көмеш инәсе.Җырлар түгел, җилләр җитә алмасЕрак җирдә күлмәк иясе.Кулы йөгрә ефәк сатин буйлап,Тирән сагыш уйчан йөзендә.Ефәк чигеш булып ятып калаЙөрәк сере инә эзендә.Атлас белән кайый ул якасын,Ука белән тота җиң очын.Шул күлмәккә җыйнап биргән төслеЙөрәгенең бөтен җылысын.Һәр чигештә күпме яшь тамчысы,Күпме сагыш һәрбер җөендә.Шул күлмәкме булмас яшь егетнеңЙөрәк дусты йөргән җирендә!Җырлый-җырлый, Дилбәр күлмәк тегә,Күлмәккәем дусын тапсын дип.Шул күлмәкне киеп, сөйгән егтемСугышлардан җиңеп кайтсын дип.Тагын бизәк… Аннан күлмәк әзер,Тик тагасы кала чукларын.Көлемсерәп, Дилбәр карап тора,Үз эшенә үзе сокланып.Тәрәзәдән, сузылып, кояш карый,Күк күлмәктә алсу шәүләсе.Кояш булып күлмәк үтәсеннәнКүренә төсле егет гәүдәсе.Ашыгып, шунда берәү килеп керде,Хат тоттырды Дилбәр кулына.Хатта язган: «Егтең батырларчаҮлде, – диеп, – сугыш кырында».Озак торды Дилбәр сүзсез катып,Каны качты юка ирненнән.Тик күкрәге еш-еш күтәрелде,Күл тибрәнгән кебек җил белән.– Юк, ышанмыйм… – диде, тавшы чыктыКалтыранып, авыр көрсенеп.Ике генә тамчы яшь чылаттыГөл чуклары төсле керфеген.Ә аннан соң тиз-тиз пөхтә итепТөрде дә ул зәңгәр күлмәкне,Китте ашгып почта бүлегенә,– Алыгыз, – диде, – минем бүләкне!– Ул бит үлгән. Ничек илтик аңа?– Сез илтегез, үлгән булса да!Кигерегез аңа бу күлмәкне,Тәнен туфрак күмгән булса да.Ул терелер кигәч бу күлмәкне,Йөрәк уты тагын кабыныр.Мин бит аны сөйдем чын күңелдән,Мин бит аны көттем сагынып…Тыңладылар аны. Сөйгән кызныңСүзе чындыр кебек күренде.Һәм күлмәкне илтеп яшь егеткәКигерделәр…Егет терелде.Кояш калка, Дилбәр тәрәзәдә,Ул ашкынып көтә сөйгәнен.Егет кайта, йөзе кояш төсле,Ә өстендә зәңгәр күлмәге.Әкиятме бу?– Әйе.Тик әйт миңа,Йөрәгемнең назлы иркәсе,Син түгелме сөю нурың беләнКабызучы гомрем иртәсен?!Азмы күрдем окоп алларындаМин үлемнең кыргый биюен,Йөз үлемнән мине тартып алдыСинең керсез, кайнар сөюең.Йөз үлемнән калдым, йөз үлемнәнТерелеп бастым аякларыма.Яшең белән чиккән күлмәгеңнеКиеп кайттым менә яныңа.Октябрь, 1943