Добавить в цитаты Настройки чтения

Страница 9 из 12

Гөл кабере

Өзелеп төште бер гөл сабагыннанТөньягыннан искән җил белән.Озакламый җилнең канатынаТөялешеп карлар килделәр.Мамык карлар гөлгә кәфен булды,Кабер булды бакча түтәле;Шунда үскән ялгыз бер ак каенКабер ташы ролен үтәде.Кар бураны яңа корбан эзләпБөтерелә койма буенда.Гөл уянмас, татлы йокы беләнИзелеп йоклый җирнең куенында.Тик яз килгәч, гөлнең каберенәЯңгыр явар, уйнар яшеннәр.Һәм, түтәлне тутырып, таң алдыннанЧәчәк атар яңа яшь гөлләр.Сулган гөл күк, мин дә кышны көтәм,Йоклар өчен ябынып юрганын;Күңелегездә көлеп чәчәк атарМинем соңгы йөрәк җырларым.Сентябрь, 1943

Сәгать

Иркәм белән икебез,Пар алмадай битебез;Чөкердәшеп, гөрләшеп,Утырабыз серләшеп.Иркәм минем бик күркәм,Яратмый дип, юк үпкәм;Керфекләре гөл генә,Түбән карый гел генә.Кыйгач аның кашлары,Матур чәч тарашлары.Барысыннан да бигрәкҮтерә карашлары.Ул ягымлы елмая,Утырган да каршыма,Ләкин шунсы ошамый,Әллә кая ашыга.Һаман карый сәгатькә,Утырган күк сәнәккә.– Күп утырдым, җитәр, – ди, –Соңаям, – ди, – китәм, – ди.Үч иткән күк сәгате,Кая чаба – җен белсен!Абау, ямьсез сугуы,Чиркәү кага диярсең.Мин ялынам: – Китмә, – дим. –Әле вакыт иртә, – дим.Иркәм карый сәгатькә:– Китәм, вакыт үтә, – ди.Мин түзмәдем, ахрысы,Бар сабрымны югалттым.Барып, юләр сәгатьнеңТелен тартып туктаттым.– Бәхетлеләр сәгатькәКарамыйлар, аппагым! –Шулай итеп, без сизмәдекКызарып таң атканын.Сентябрь, 1943

Иркәм

Иртән миңа иркәм килгән,Бәйрәм күлмәген кигән.Су буена чакыра килгән,Кичекми барсын, дигән.Шул хәбәрне ишеттем дәАшыгып иркәмә киттем.Өч адымны бер иттем дәИркәмә барып җиттем.Иркәм әйтә: – ТальяныңныНик алмадың, акыллым?Мин бит синең уйнавыңныЯратканга чакырдым.Сүзен тыңлап утырдым даТорып өйгә йөгердем.Тальянымны кыстырдым даЧак-чак килеп өлгердем.Иркәм әйтә: – ИтекләреңМайламаган икән бит!Әллә шулмы үчекләвең?Мин соң синең иркәң бит!Шул шелтәсен ишеттем дәКире өйгә ычкындым.Учлап-учлап май сөрттем дәИтекләрне ышкыдым.Килеп кердем, иркәм әйтә:– Кырмаган бит сакалың!Шуның өчен бит таң иртәБарып ишегең шакыдым.Болан төсле чабып кайттым,Пәкене эзләп таптым.Ары тарттым, бире тарттым,Сакалны кырып аттым.Инде килдем, әйтә иркәм:– Кискәнсең иягеңне,Үз-үзеңә син үч икән,Биргәнсең кирәгеңне!Сугышканнар, дип әйтерләр,Мин бармыйм синең белән –Иркәм белән йөрү бергәЧикләнде шуның белән.Акрын гына, сүлпән генәМин өемә атладым.Кайткач, үзем: – Иркәм беләнЙөредем, – дип мактандым.Иркәм минем бигрәк иркә,Үрле-кырлы сикертә.Иртә үпкә, кич тә үпкә,Ә шулай да сөйдертә.Сентябрь, 1943

Бәла

– Мин яратам бер хатынны,Матурларның матуры.Тик шунсы бар: ул матурымҮзе бер ир хатыны.– Гаҗәп түгел ансы, тик әйт:Ул ирен яратамы?Яратмаса, кыен түгелТөзәтү бу хатаны.– Ул яратмый бер дә ирен,Җене белән бер күрә.Утырып-утырып, бу иренәЧыкканына үкенә.– Ә алайса, ул иреннәнАерылсын, әйт син аңа.Гөрләтеп бер туй итәрсез,Кояш чыгар сиңа да.– Аһ, туганкай, рәхмәт сиңа,Алтын синең бу сүзең,Ләкин бөтен бәла шунда:Аның ире – мин үзем.Сентябрь, 1943

Ана бәйрәме

– Өч баламны, очар кош итеп,Мин очырдым иркен далага.Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,Сагыш белән кипкән анага:Кайда йөри минем улларым?Ана күңеле тели белергә:Кая илтә язмыш юлларын,Җиңүгәме, әллә үлемгә?Көньягыннан очып, күгәрченКайтып керде ана йортына.– Син, күгәрчен, беләм, күргәнсең,Салма мине сагыш утына.Сөйлә дөресен, кая зур улым?Дөньядамы бәгърем, күз нурым?– Кайгы сиңа, ана. КырымдаУлың үлде сугыш кырында.Катып калды ана, дәшмәде,Ярсып чыкты кайнар яшьләре.Кайгысыннан өлкән улыныңКөмеш төсле булды чәчләре.– Өч улымны, очар кош итеп,Мин очырдым ерак далага.Әйтсәгезче, якын дус итеп,Кайгы белән сулган анага.Кайталмады өйгә зур улым,Сугшып үлде бәгърем, күз нурым.Уртанчысы, бәлки, исәндер,Җил аңардан миңа исәдер?Җил, уйнаклап, тәрәз төбендәНидер әйткән төсле кылынды.– Әйтче, җилкәй, йөргән җирендәКүрмәдеңме минем улымны?– Кайгы сиңа, ана, уртанчыУлың үлде сугыш кырында.Соңгы йөрәк тибеше тынганчыАлмаз кылычы булды кулында.Ауды ана таеп һушыннан,Парчаланган йөрәк түзмәде.Елый-елый улы сагышыннанСукырайды аның күзләре.– Өч баламны, очар кош итеп,Мин очырдым шомлы далага.Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,Хәсрәтеннән көйгән анага.Ике улым үлде сугышта,Бер өмитем калды тормышта:Күрмәсәм дә бергә өчесен,Мин күрермен, бәлки, кечесен?Никтер очмый күктә күгәрчен,Җил дә тынган, йоклый, күрәсең.Тик яңратып урман буйларынИшетелә быргы уйнавы.Таң алдыннан ана уяндыҖир тетрәткән тояк тавышына.Тәрәзәгә килеп таянды,Чик-чама юк аның сагышына.Шыңгырдатып тавышын даганыңБер ат килә, ярсый йөрәге.Ат өстендә улы ананың,Иң кечесе, өзелеп сөйгәне.Күкрәгендә медаль алтынлы,Кулларында җиңү байрагы.Каршы ала котлап батырныТаң нурлары, кошлар сайравы.Күрмәсә дә ана улкаен,Күңеле белән сизеп таныды.– Балам! – диеп елап, ул аныңКүкрәгенә килеп сарылды. –Кайттыңмы, улым, алтыным!Куанычым минем, актыгым!Карт ананың көмеш чәченәАлтын яше тама батырның.– Йә, тынычлан, анам, борчылма,Сиңа улың, синең актыгыңАлып кайтты алмаз кылычындаИл саулыгын, җиңү шатлыгын.Абыйларым канлы сугыштаҖиңү юлын сызып үлделәр.Гомерләрен соңгы сулыштаМәңге үлмәс данга төрделәр.Калдырсам да күмеп ерактаАбыйларның батыр гәүдәсен,Алып кайттым данлы байрактаКаннарының алсу шәүләсен…Ана алды алсу байракны,Күзен сөртте – күзе ачылды:Каршысында тора гайрәтле,Киң күкрәкле батыр лачыны.– Өч баламны, очар кош итеп,Мин очырдым иркен далага.Сез килегез, якын дус итеп,Күп кайгылар кичкән анага.Күкрәк сөтем имезеп, тирбәтеп,Мин өч лачын илгә үстердем.Батыр көрәш җырын өйрәтеп,Кошларымны кырга очырдым.Ике улым кире кайтмады,Кешнәп йөри кырда атлары;Мин аларга бирдем канымны,Алар аны ерак калдырды.Изге Ватан өчен агызып,Җиңү таңын җиргә кабызып,Алып кайтты илгә ул таңныКече улым, батыр лачыным.Ал медале аның путаллы,Куандырды анай карчыгын.Һич үлмәгән төсле улларым,Өем тулы кызлар, егетләр;Туя алмыйм тыңлап җырларын,Минем балаларым кебекләр.Бер кайгырсам, ике шатланам:Һәр тамчысы хәләл сөтемнең;Илдә мәңге үлмәс ат беләнҮлә белгән уллар үстердем.Сез килегез бу шат анага,Аның бүген туган бәйрәме.Агыла аңа картлар, балалар,Өе тулы чәчәк бәйләме.Ил шатлыгы белән төзәлдеЙөрәгенең авыр ярасы.Ил түрендә, гөлләр эчендәӨч батырның туган анасы.Сентябрь, 1943