Страница 11 из 12
Бөрлегән
Җыеп кырдан бөрлегәнКилгән иркәм, бер генәм.Ә мин аңа сөюемнеБелдералмый тилмерәм.Кунак итә гөл генәмМине бөрлегән белән.Белми ләкин – иреннәреИң өлгергән бөрлегән.8 октябрь, 1943Тозлы балык
Ник чакырдың су буена,Үзең шунда килмәгәч?Ник әйттердең «сөям» диеп,Үзең «мин дә!» димәгәч?Ник елмайдың каш сикертеп,Яратмагач, йөрмәгәч?Ник ашаттың тозлы балык,Соңыннан су бирмәгәч?8 октябрь, 1943Соңгы үпкә
Эчем тулы каргыш, үпкә беләнКитәм инде җирнең өстеннән.Мескен әни мине юкка гынаКүз нурларын түгеп үстергән.Юкка гына күкрәк сөтен имзеп,Бишек җыры җырлап тирбәткән.Дөньясына нәфрәт, каргыш булыпЧыкты ул җыр минем йөрәктән.Әйтче, дөнья, синең газабыңаТүзмәдемме хәлем җиткәнче?Түзмәдемме… иксез-чиксез сабрымЯшем белән агып беткәнче?Һәр хәшәрәт җирдә теләгәнчәСуда йөзде, суда җебенде.Ә мин менә соңгы сулышымда даЧылаталмыйм кипкән ирнемне!Мин күрмәдем дуслык… дус урнынаБогау кысты минем кулымнан.Кояш… ул да үләр минутымдаМәхрүм итте мине нурыннан.Үләм, дидем, ярый, тик кайгырдым,Күреп үлсәмче дип кызымны!Анам кабре – туган туфрагымаКуеп үлсәмче дип йөземне!Нигә миңа төрмә кабер булды,Ник кан юды йоклар урнымны?Җирне әллә артык сөйгән өчен,Җылысыннан мәхрүм булдыммы?Дөнья, сине Ләйлә төсле күреп,Мәҗнүн гыйшкы белән яраттым.Ә син минем керсез йөрәгемнеВәхши этләреңнән талаттың.Аерып мине анам-ВатанымнанКай җирләргә китреп ташладың?Еласам да үксеп, үз илемнеңТуфрагына таммый яшьләрем.Туган илем, үксез улың булыпҮләм инде читтә тилмереп.Яшем барсын сиңа елга булып,Каным шытсын кызыл гөл булып.Октябрь, 1943Сугыштан соң
Май аенда тагын җыйналырбыз,Кызыл шәраб килер табынга.Бокалларның көмеш чыңы беләнТабын җыры яңрар тагын да.Өстәл тулыр җанлы чәчәк белән,Чәчәк төсле кызлар, усаллар.Каш кырыен гына үпкән булып,Котлап безнең кулны кысарлар.Кайберәүләр булмас бу табында,Алар урны шулай буш калыр.Һәм беренче бокал күтәрелерИсме белән батыр дусларның.Бик күңелле булыр бу очрашу,Шундый авыр көннәр кичереп,Без шәрабтан түгел, ә шатлыктанҖырлашырбыз, бәлки, исереп.Тик күп түгел, каплап бокалларны,Без табыннан бергә кузгалыпЮнәлербез дуслар каны тамганКиң кырларга, җиңне сызганып.Ватык юллар, янган зур калаларБез килгәнне көтеп яталар.Уянсыннар батыр тракторлар,Уйнасыннар кулда балталар!Кырны тутрып алтын бодай үссен,Ауган йортлар торып бассыннар.Җиңгән илнең хезмәт тире беләнКырлар көлеп чәчәк атсыннар!Октябрь, 1943Сержант
Бер сержант беләнИкәү фронттанКайтып киләбез.Таныштык әлеВагонда турыКилеп кенә без.Юк икән аныңАта-анасы,Өе, хатыны.Мин сорыйм аннан:– Хәзер кемгә, – дим, –Кайтасың туры?Ул, көлеп шуннан,Ян кесәсеннәнБер хат чыгара.Үзенең шундаШатлыктан бугайЙөзе чылана.– Ике ел тоташХат язып тордыШушы кыз миңа.Тик хаттан беләм:Ул кыз Уралдан,Исме – Ләмига.Ул хатта минеНазлап юатты,Сөеп эретте.Шушы хат минеТуңсам – җылытты,Үлсәм – терелтте.Һөҗүмгә бардым,Саклап шул хатныКуен кесәмдә,Үкенмәс төслеИдем шул чакныХәтта үлсәм дә…Сугышта хатныңНәрсә икәненҮзең беләсең.Хәзер менә шулХатның иясенКилә күрәсем.Ике ел буеХат язды; индеУл кире какмас.Ник каксын икәнСугышта җиңеп,Дан алып кайткач!Поезд ашыга,Белгән шикеллеКемне илтәсен.Сержант елмаяҺәм минут саенКапшый кесәсен.Ул балаларчаМасаю катышКарый тартынып.Бу танышлыктаКүпме җылылык,Күпме матурлык!!!Әйтәсем килдеШунда егеткә:– Ышан, – дип, – миңа,Шулай ашкыныпКөтәдер, шиксез,Сине Ләмига.Күпме сержанттаХат аша шундыйДуслык тугандыр.Бар да ашкыныпХәзер дусынаКайта торгандыр.Яшәгез, кызлар,Бар масаергаСезнең хакыгыз.Күпме батырларАлып кайтты илгәСезнең хатыгыз.Октябрь, 1943