Добавить в цитаты Настройки чтения

Страница 11 из 13

–Прожекторларны шуларга төбәгез! – дип кычкырды Һидият, – Тиз!

Без прожекторларны сарыклар өстенә юнәлттек. Аларның күбесе эреп акты, шартлады, егылып калды, ләкин зыян күрмәгәннәре сөзәргә әзерләнеп безгә якынаюын белде. Электр нурыннан юкка чыкканнарын яңалары алыштырды, аларны – тагы бүтәннәр. Без ут сиптергән солдатлар кебек прожекторларны әле анда, әле монда юнәлттек. Сарыклар меңәрләп кырылса да, алар тагын, тагын пәйда булды, бу агымның чиге дә, чамасы да булмас төсле иде. Тик бераздан алар сирәгәйде. Әмма исән калганнары да җитәрлек иде әле һәм алар коймаларны катырка урынына гына ертып узып өйне китереп сөзде. Йорт, давылдагы кораб сыман, селкенеп куйды. Мин идәнгә барып капландым. Прожектор кулдан төшеп китте. Ул арада караңгыланып калган тәрәзә аша бер өер кош очып керде. Һидият утын “кунаклар”га төбәп минем алга басты. Берничә кош яктылыкта эреп чәчрәде, өй эченә сасы ис таралды, берничәсе прожектор нурыннан читкә тайпылды, тик Һидият аларны да юк итте. Мин үз прожекторымны эләктереп тәрәзәгә яктырттым. Сарыклар инде юкка чыккан иде, калган берничәсен Айрат дөмектереп куйды. Дөнья кабат тынычланып калды.

–Өй эчендәге лампочкалар аларны үтерми, – диде Һидият, – Кичә алай түгел иде…

Көтүе белән караңгы тәрәзәгә омтылган вампирларның барсы да диярлек һәлак булды, исән калганнары качып китте. Ләкин алар барыбер бихисап иде әле. Без элекечә урамга яктыртып торуыбызда булдык. Ахырда Һидият прожекторын урынына беркетеп куйды. Без дә шулай иттек.

–Сәгать дүрт! – дип кычкырды Айрат, – Тагын ике сәгать түзсәк…

–Ике сәгать! – Бу миңа биш сәгатьтән дә озаграк булып тоелды, – Озын бер гомер…

–Түзәбез, егетләр… – диде Һидият, тик шундук яман сүгенеп пржекторы янына сикерде, – Айрат, анаңны!..

Ничек кенә җитез кыланмасын Һидият, бу юлы, барыбер, соңлады. Карават астыннан килеп чыккан кош күз ачып йомганчы кеше сурәтенә керде дә Айратның муенына ябеште. Мин сөялеп торган усак таякны эләктереп, вампирның йөрәгенә кададым. Таяк купшак карга кергәндәй җиңел керде. Вампир, танышсыман күренгән чибәр хатын кыяфәтен югалтып, череп таркала башлаган мәеткә әверелде дә чәчрәп юкка чыкты. Айрат хәлсезләнеп идәнгә егылды.

– Анаңны!.. – Һидият ачуыннан тончыгып безнең янга килде, Айратны күтәрергә итте,– Шайтан алгыры…

–Бетте, – диде Айрат, соңгы көчен җыеп, – Ул тешләде мине. Барсы да бетте…

–Айрат…

–Миңа рәхәт, Илһам… Мин үземне чиксез бәхетле тоям… Кызлар белән үбешкәндәге кебек… Тик мин… мин дә тиздән вампирга әйләнәчәкмен…

Һидият аның муенындагы эзне карады.

Кул селтәп куйды.

–Илһам… – Айрат хәлсез куллары белән усак таякка үрелде, – Илһам, үтенәм синнән… Үтер мине…

–Айрат! Дәшмә, анаңны…

–Ул дөрес әйтә! – Һидият миңа таяк сузды, – Үтер аны…

–Айрат…

Тик ул дәшмәде. Мин Айратның маңгаена кулымны куйдым. Ул суына башлаган иде. Юк, ул боздай салкын иде. Мин аның күзләрен йомдырдым.

–Озаклама, Илһам… – Һидият һаман таяк сузып тора иде, – Соң булмасын.

–Ул бит…

–Беләм. Шулай кирәк. Җаны сыеныр урын тапмый йөрмәсен өчен. Тиз бул.

Мин таякны кулыма алдым…

Айрат яшь һәм… Ул бит минем туганым, иң якын дустым иде. Үзенең тулар-тулмас ундүрт ел гомерендә әтисезлек газабын татырга да, әнисен югалтырга да өлгергән малай. Ул юньле кеше, үз көнен үзе күреп әнисен дә, дусларын да бәхетле итәчәк тәртипле кеше, булырга тели иде. Ул миннән күпкә әйбәтрәк иде. Һәм ул…

–Сузма!..

–Шайтаныма олак! – Мин таякны Һидиятнең йөзенә ыргыттым, – Кит моннан! Күземә күренмә!

Тавышым салкын тигәндәге кебек карлыгып чыкты. Тәнемнең ут булып януын тойдым. Шул ук вакытта бала йоннарым кабартып, арка үзәгемне ниндидер кырыс салкын телеп үтте. Күзгә яшь тыгылды. Юк, күзгә генә тыгылып калмады ул, бугазыма укмашып катты. Мин сулыш та алалмаслык хәлгә килдем, бөтен барлыгымда яшәү тукталып калды, тәнем сулкылдый, җаным ике дөнья арасында тарткалаша иде.





–Илһам…

–Пошел ты!..

Әгәр мин түгел, ә Айрат безгә кунакка килгән булса!.. Шәһәрнең дә матур урыннары аз түгел бит… Мәктәп стадионында туйганчы футбол тибәр, Агыйделгә барып су коеныр идек. Паркларда йөрер, шайтан куласасыннан алып америка тауларына кадәр йөреп чыгар идек, һичьюгы компьютер артында көннәребез үтәр… – ни теләсәк шуны эшләр идек…– тик шушы ләгънәт төшкән авылның мескен бер йортында вампирлар кулыннан дустым һәлак булмас, мин аны югалту ачысын кичермәс идем…

–Ишетәсеңме?!.

Ишетмим… Ишетәсем дә килми… Минем бернәрсә дә беләсем дә, күрәсем дә, ишетәсем дә килми… Миңа бернәрсә дә кирәкми, берегез дә кирәк түгел миңа! Аңлыйсызмы, берегез дә… Бәлки, үземә дә вампирга әйләнергәдер? Айратны үтергәнче, бәлки, миңа вампир булыргадыр. Ике-өч көн эчендә тоташ авылны юк иткәннәр икән, башкаларына да, башкаласына да ерак калмас. Шулай булгач, нигә тарткалашырга? Киләчәгебез, күрәчәгебез алдан билгеле ич. Һидият әйтмешли, башта дин югалды, иман, намус, кешелеклелек… Хәзер кеше үзе юкка чыга. Чыксын! Димәк, шулай тиеш. Димәк, без шуңа лаекбыз…

–Илһам, дим, анаңны!..

Бу бәндәнең мазага тиюенә түзәр әмәл юк иде. Мин сикереп тордым да аның изүеннән эләктереп алдым. Ул моны көтмәгән иде, албырап калгандай тоелды. Шуннан файдаланып аның касыгына типтем. Һидият бөгелеп төште.

–Анаңны…

Мин уң уч кырые белән аның җилкә тамырына тондырдым… һәм шундук идәнгә мәтәлләп төштем… күземнән утлар күренде… Ә утлар таралуга минем өстә Һидият утыра иде.

–Илһам, башта мине тыңла, – диде ул хәстәрлекле боеру белән, – Сиңа ничек авыр икәнен беләм. Тик сабыр бул һәм хисләреңне тыебрак тор.

–Да, пошел ты…– Кинәт яңагымны нидер көйдереп алды да мин олы кеше белән болай сөйләшергә ярамаганын искә төшердем, – Ярый… Сөйлә…

Һидият минем өстән төште дә шкаф тармасыннан коровникта сыер бәйли торган чылбырлар алып, Айратның кул-аякларын “карлыгач” ысулы белән бәйләп куйды.

–Ярый, синеңчә булсын, – диде ул чалбар төбен уалап, – Айратны үтермибез. Тик үз хатаңны күргәч, үкенәсе булма. Ә безгә ахыргача бергә торырга кирәк. Тем более, син начар тибешмисең… Каратэга йөрисеңме әллә?!.

Мин дәшмәдем. Ачуым сүрелмәгән, тетрәнүем бетмәгән иде әле. Шулай да Айратның йөрәгенә таяк кадамау ничектер тынычландырды. Бәлки, ул шок хәлендә генәдер, дип уйладым мин, бәлки, клиник үлем генә кичергәндер дә кире терелер. Бу уйларымның нигезсез икәнен тойсам да күңелдә өмет юк түгел иде.

–Син мине кансызга исәпләмә, – диде Һидият, гаепле кеше сыман, – Сугыш хисне түгел, ә аек акылны ярата. Ничек, бергә булабызмы?

–Булабыз… – мин аның сузылган учына шапылдатып суктым, – Ярый, гафу ит…

Кулым Һидиятнең учына тиеп тә бетмәде, кинәт дөньяны чиксез караңгылык чорнады. Мин аякларымның идәннән аерылуын тойдым.

–Анаңны!.. – дип сүгенде Һидият, – Алар утны сүндерделәр… Алар уйлый һәм яраклаша белә…

* * *

Моңа кадәр тын булып тоелган дөнья кинәт хәрәкәткә килде. Меңәрләгән кошның канат кагышы бөтен тавышларны томалады. Мин Һидиятнең җилкәсендә чәбәләнә-чәбәләнә кайдадыр атылдым. Кинәт ут чаткысы төнне телде, мизгел эчендә ул ялкын яңгырына әверелде. Инде безне куып тота язган вампирлар куырылып яна башлады.

–Ха-ха-ха! Анагызны!.. – Көлгәндә Һидиятнең бөтен гәүдәсе селкенә иде, – Күрмәгәнегезне күреп калыгыз!..

Һидият тирә-якка бөтерелә-бөтерелә газ боллоныннан ут яудыруын белде. Аның саен безгә якынлашкан ярканатлар ялкынга әйләнеп һәлак булды. Алар кош булса да, йөзләре кешенекенә охшаган иде, мин кайберләрендә үз танышларымны да күргәндәй булдым, тик кемнең кемгә охшаганын гына абайлап, абайласам да бу хакта Һидиятка әйтеп өлгермәдем, ә икенче мизгелдә бер танышларны бүтәннәре алыштырды.

– Күтегезгә үтәме?! – дип кинәнде Һидият, акылсыз көлүгә бирелеп, – Безнең авыл сәламе бу сезгә!

Кинәт ул мине идәнгә төшерде дә ниндидер алым белән аягы астына сузып салды. Мин кычкырып куйдым.

–Шулай гына ят! – Аның тавышы катгый да, күңелле дә иде, мин ничектер татами артында торган көярмәннәрнең дәртле авазларын күз алдына китердем, – Әлегә тик кенә ят! Синең чират та җитәр.