Добавить в цитаты Настройки чтения

Страница 13 из 13

– Балакаем минем…

Картый да миңа каршы атлады. Ул хәлсез иде. Һәм шундый кызганыч иде.

Безнең арада нибары өч-дүрт адым калды. Кинәт картыйның йөзе үзгәргәндәй булды.

Мин нәрсә үзгәрүен ачык кына әйтә алмыймдыр да. Моңа кадәр ничектер кызганыч булып тоелган йөздә кинәт салкын битарафлык пәйда булды һәм мин ирексездән калтыранып куйдым. Юк, куркудан түгел. Аның йөзеннән таралган салкынлык арка үзәкләрем буйлап төшеп китте дә бөтен булмышыма таралды. Мин өшүдән калтырандым.

Картыйның иреннәрендә елмаюга тартым нәрсә хасил булды. Һәм мин тукталып калдым. Аның елмаюы куркыныч иде. Мин картыйның беркайчан да болай елмайганын хәтерләмим. Ул һәрвакыт ягымлы булды. Хәтта бик ачуы килеп тиргәгән вакытларында да мин аның яратуын тоя идем. Әле анда ягымлылыкның эзе дә юк. Һәм мин ирексездән баздагы вакыйганы хәтерләдем. Һәм мизгел эчендә шул чакны күздән кичердем.

Бу картый түгел… – дип уйлаган идем ул вакытта. Бу иртән генә безгә коймак пешереп ашаткан назлы да, ягымлы да карчык түгел. Акайган күзләрендә чиксез гаҗәпләнү катыш курку катып калса да, битендәге җыерчыклар таралып, маңгай сырлары язылып беткән, ул чын кешедән бигрәк, балавыздан ясалган курчакны хәтерләтә…

Картыйның әлеге кыяфәтендә дә нәкъ шул вакыттагы чалымнар бар иде. Балавыздан ясалган курчак. Курчак салкынлыгы, курчак битарафлыгы. Һәм шуңа аның елмаюы ямьсез дә, куркыныч та иде. Битарафлык белән елмаюның янәшә булуы шултиклем гарип күренеш икән.

Аның битарафлыгы озакка бармады. Елмаюга җәелгән иреннәре арасыннан азау тешләре күренде. Бөтен йөзен нәрсәдер куырып алды, яңаклары тартышып калды. Һәм ул кулларын алга сузып, миңа ташланды. Бер үк вакытта ярым ачык авызыннан көчле ысылдау таралды.

Мин инде үземнең ялгышуымны аңлаган идем. Бу карчык миңа беркайчан да картыемны алыштыра алмаячак. Һәм без, хәтта иңгә иң терәшеп, бер-беребезгә терәк-таяныч булып, мәңге яшәсәк тә, картый белән онык мөнәсәбәтләре беркайчан да кире кайтмаячак. Назлы да, ягымлы да карчык инде юкка чыккан иде.

Һәм берничә мизгелдән мин дә югалачакмын…

Картыйның бөтен йөзе тартышты һәм авызы зур булып ачылды. Авыз эче кып-кызыл иде. Ә күзләре төрле төскә кереп, ике азау тешеннән селәгәйләре агып төшкәч, мин чак һушымны җуймый калдым. Картыйның куллары инде иңемә терәлә язган иде. Кинәт ниндидер көч мине селтәп җибәрде. Баш очымда бөтен дөнья әйләнгән кебек булды. Шушы өермә аша кемнеңдер чинап кычкырганы ишетелде. Бераз һушыма килеп, күзләремне ачкач кына мин берничә адым читтә ятуымны аңладым. Коточкыч тавыш белән чинаучы – картый иде. Күкрәгенең нәкъ йөрәк тәңгәлендә усак таяк тырпаеп тора. Ул тартышып кычкыра һәм бөтен булмышы кара көя бара. Һидият таякны тартып алуга, ярадан лайлага охшаш кара кан саркылып чыкты.

Картыйны кызганудан мин күзләремне йомдым. Әмма шул арада Һидиятнең таякны картыйның маңгаена кадаганын күреп өлгердем һәм күңелне чиксез рәнҗү телеп үтте.

– Бу минем картый түгел! – дип уйларга тырыштым үзем. – Минем картый түгел…

Ләкин әлеге уемның дөреслегенә ышана алмадым. Кем соң алайса? Ник мин шултиклем өзгәләнәм? Әлеге карчык, нинди генә кыяфәткә кереп, кемгә генә әйләнмәсен, минем картый иде. Һәм кинәт күңелне чиксез ярсу ялмады. Нәфрәт. Һәм бу нәфрәтнең сәбәпчесе Һидият иде. Картыйны ул һәлак итте. Ярый, убырга әйләнгән, ди. Ләкин йөрәгенә кадагач, җитмәгәнме? Җиткән! Ә Һидият моның белән генә тынычланмыйча, аның башына да кадады. Айратны да ул юк итте. Аны да шулай кансыз рәвештә үтергәндер.

Ерткыч!



Күзләремне ачканда картый ялкынга әйләнгән иде инде. Артта өй дөрләп яна, алда – картый… Тирә-якта әллә нинди тавышлар… Әллә нинди сасы исләр… Әллә нинди чиркангыч дөнья.

– Илһам, сак бул!

Мин селкенергә дә өлгермәдем, баш очымнан нәрсәдер сызгырып узып китте. Бары тик күтәрелеп карагач кына өстемә иелгән вампирның, үлемечле тартышуын күрдем. Аның күкрәгендә таяк иде. Һидият мизгел эчендә минем янга килде дә, шул уңайдан убырны өй ягына этеп җибәрде, ә мине иңенә күтәреп алды.

– Чәбәләнмә! – дип җикерде ул, минем тыпырчынуымны күреп, – Барсы да тәртиптә.

“Барсы да тәртиптә…” – дип кабатладым мин эчемнән. Барсы да тәртиптә, моннан да ныграк тәртипнең булуы мөмкин түгел.

Шайтан алгыры…

* * *

Һидиятнең йорты яна иде.

Ялкын телләре бөтен тирә-якны тешләп өлгерергә теләгәндәй, анда-монда омтылалар да, кире каккысыз көч тәэсирендә күккә ташланалар. Аларның хәрәкәтенә күз иярерлек түгел. Шундый ук күз иярмәс тизлектә яктылык сикергәли. Ул әле анда ташлана, әле монда. Бары тик җилекләреңә үтәрлек эсселек кенә бер урында тибрәлеп тора бугай. Һәрхәлдә, аның ераклашуы да, якынаюы да сизелми. Хәер, үзебез дә аның үзгәрүен сизмибездер. Без күптәннән ут эчендә яшибездер төсле. Ут эченнән чыга алмыйбыз да. Канны көйдерерлек эсселеккә түзмичә, читкәрәк тайпылсам, шундук Һидиятнең җикерүе ишетелә:

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.