Страница 2 из 3
– Кая миңа хан юлы? – дип сорады, җитди кыяфәт чыгарып, өченчесе.
– Байдык, менә сиңа хан юлы, – диделәр «Күк тирәк» некеләр, җитәкләшкән кулларына ишарәләп.
– Сыртлан, хан юлында елан бар, – диделәр «Ак тирәк» төркемендәгеләр.
– Кылычың булса, кый[6] да чык! – дип боерды Сыртлан.
«Дошман чылбыры» н өзәргә Алпакның үзен сайладылар. Ул, бөтен көченә йөгереп барып, Көкләш белән Сыртланны ике якка аерып чыгып китте һәм: «Без – шундый!» – дип мактанып, каршы төркемдәге «сугышчы» ны үзләренә китереп кушты.
Мин исә Алпакка карап сокландым. Янымда басып торган энемнең колагына: «Һөҗүмдә хәйлә дә, көч тә кирәк», – дип пышылдадым.
Малайлар уеннарын дәвам иттеләр. Энем дә катнашып уйнарга теләде. Ләкин мин:
– Болай булгач, Җамигъ мәчетенә бүген барып җитә алмыйбыз икән, – дигәч, үзенең уеннан кире кайтты, карышмады.
Һәм без шәһәргә таба китеп бардык.
Тышкы шәһәрдә
Ниһаять, Биләрнең[7] тышкы шәһәр ныгытмалары күренде. Каршыбызда калкып чыккан зу-ур шәһәрне күреп аһ иттек.
Энем:
– Әллә-лә! – дип тел шартлатты. – Апа, апа! Кара әле, күрәсеңме? – дип, җиңемнән тартты.
Мин:
– Ә син әнә теге манарадагы сакчыларны күрәсеңме?! Кулларына нинди озын сөңге тотканнар, – дип, шәһәр диварларына төртеп күрсәттем.
Өч кат дивар белән әйләндереп алынган тышкы шәһәргә узу өчен, асылмалы күпер янына килеп бастык. Безнең бәхеткә, олаучылар[8] да бар иде. Арба түрендә дилбегә тотып утырган түгәрәк сакаллы бер абзый үзе башлап безгә сүз катты:
– Апалы-энеле бу мосафирлар[9] ханбалыкка[10] баралармы- ни?
– Әйе, эчке шәһәргә Җамигъ мәчетен күрергә барабыз, абзый.
– Ә-ә-ә, шулаймыни?! Юлдашлар икәнбез, алайса. Без дә шуның янындагы йортка барабыз ич. Утырыгыз, әйдә, утырыгыз!
Олаудагы ике бала янына без дә менеп утырдык. Безнең җайлап урнашуыбызга ышангач, ул сүзен дәвам итте:
– Юлчының юлда булуы хәерле. Шулай бит, углым Белемчәк?! Синеңчә ничек, кызым Айсылу? Кояш баеганчы, асылма күперне күтәреп, капкага бик элеп куелганчы әйләнеп кайтасы да бар… Әйдә, Ак кашка, кузгалыйк!
Өстенә яшькелт казаки[11], башына җәйге киез бүрек кигән бу мөлаем абзый Теләй исемле икән. Үзе белән таныштыргач, ул безнең исемнәребезне, ни өчен юлга өлкәннәрдән башка чыгуыбызны сорады.
Мин:
– Без – Кушнарат авылыннан, Туктаман белән Албикә балалары. Исемем – Сөембикә. Бу – энем Айтимер. Әти-әниебез шәһәр күреп кайтырга үзләре рөхсәт бирделәр. Энемне миңа ышанып тапшырдылар, – дидем.
– Елга буенда яшисез икән. Су коенып үсәсез инде, алайса. Ә минем балалар, Белемчәк белән Айсылуны әйтүем, Салкын Чишмә дигән авылның шифалы суын эчеп үсәләр…
Арба тәгәрмәче келтер-келтер тәгәри. Без тирә-якны күзәтәбез. Монда йортларның барысы да агачтан салынган. Нигезе – юан имән бүрәнәдән, диварын нараттан күтәргәннәр. Түбәләре такта белән ябылган. Йорт аралары кысан түгел.
– Эчке шәһәрдә яшәүчеләрнең җәйге йортлары да биредә урнашкан, – диде Теләй абзый, озакка сузылган тынлыкны бүлеп. – Күрегезче, алар янындагы яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары искитмәле!
Чыннан да, йортлар янында алмагач, чия һәм шомырт агачлары, кура җиләге куаклары үсеп утыра. Әнә еракта аерым-аерым йөргән ат, сыер көтүләре күренә. Бодай, борай[12], борчак, ясмык, тары, арпа басулары җәйрәп ята.
Айсылу ат дугасына беркетелгән кечкенә җиз кыңгырауга төртеп күрсәтте:
– Шөлдер[13] чең-чең, чең-чең итә. Ишетәсеңме?
– Ишетәм, Айсылу, җиз кыңгырау «җырлый»!
Без, арбадагылар, бер көйгә хозурланып барабыз. Юл читендәге зифа каеннар, биек усаклар безне озатып калалар.
– Әй-йе-е, – дип сузды Теләй абзый, – безнең гүзәл табигатькә күренекле сәяхәтче, ислам дине белгече әл-Гарнати[14] да сокланган, диләр. Бездәге сахралар тагын кайда бар?!
– Биләргә килгәнмени ул?!
– Әйе, Биләргә әл-Гарнати килгән.
– Әллә-лә! – диде Айтимер.
– Әйе, гарәп сәяхәтчесе безнең илгә ике мәртәбә килгән икән. Беренче килүендә Ягъкуб бине Ногман[15] исемле казыйдан[16] болгарларның тарихын, риваятьләрен язып алган. «Илегез мин ишеткәннән бик күпкә шәп», – дип мактаган. Җиләк-җимешләрнең төрлелегенә, күплегенә сокланган. «Мондый байлык башка бер җирдә дә юк», – дип әйткән.
Бакыр эретү миче.
Юрий Семыкин реконструкциясе
Җимешле бакчалар артта калып, юлыбызда төрле-төрле һөнәрханәләр[17] очрый башлады. Баш киеменә охшап торганына ымлап, Теләй абзый:
– Менә монысы – бакыр эретү миче, – диде. – Монда бакыр һәм аккургаш эретмәсе белән эш итәләр. Осталар, таштан ясалган махсус калыпка[18] кайнар эремә агызып, йозак һәм көзгеләр ясыйлар.
Энем Айтимер бакырчы учакларына бик кызыксынып карап барды. Әткәйнең безгә тимерче һөнәре турында сөйләгәне бар иде, бәлки, энем шуны исенә төшергәндер. Һөнәрчеләр арасында иң дәрәҗәлеләре тимерчеләр икән. Ни өчен дигәндә, алар кирәк-яраклар, эш һәм сугыш кораллары ясыйлар, шуңа күрә иң кирәкле кешеләр булып саналалар икән.
Кәрвансарай
– Тышкы шәһәрдәге атаклы кәрвансарай[19] менә шушы инде! – дип, Теләй абзый гаять зур кирпеч бинага ишарә ясады. – Кече Чирмешән елгасының борынгы исемен йөртә ул кәрвансарай, «Дәү Шир» диләр аны.
Без кызыксынып киттек. Теләй абзыйның тәртип белән сөйләвен көтмичә, аңа бер-бер артлы сорауларыбызны яудыра башладык.
– Бу кәрвансарайда кемнәр яши?
– Ерак илләрдән килгән сәүдәгәрләр урнашкан биредә. Алар яши торган мосафирханә[20] биек койма белән әйләндереп алынган.
– Алар үз өйләрендәге кебек яшиләрме?
– Әйе. Һәрберсенә аерым бүлмә бирелгән. Аш-су әзерләү бүлмәсе дә бар. Мунчасы бер дигән! Аның миче ишегалды ягыннан ягыла. Кайнар һава агымы идән астындагы торбалар буйлап уза. Кыскасы, бөтен уңайлыклар тудырылган.
– Алар монда озак торалармы?
– Алып килгән сәүдә малының кайчан сатылып бетүенә карап.
– Алар нәрсә саталар соң?
– Кыйммәтле тукымалар, затлы келәмнәр, керәч[21] чынаяклар… Алар сата торган әйберләрне санап чыгу мөмкин түгел. Барып күрергә кирәк, – диде Теләй абзый.
Ак кашканы махсус урынга туктатып бәйләп куйганнан соң, безне үзе белән кәрвансарай алдындагы зур базарга әйдәде.
Болгар базары. XIII гасыр. Картина фрагменты.
Рөстәм Хуҗин рәсеме
Базар киң мәйданны биләп алган. Анда халык бик күп. Төрле-төрле тавышлардан базар умарта күче кебек гүләп тора. Без Теләй абзыйга тагылып барабыз. Әнә бер урында ефәк тукыма саталар. Айсылу белән икебезнең дә күзләр шул якта. Кулына аршын[22] тоткан гарәп сәүдәгәре:
– Зираг, зираг, – дип кабатлый.
Теләй абзый безгә аның бу сүзен «тукыма үлчәү берәмлеге» дип төшендереп бирде.
Этелә-төртелә атлый торгач, тактадан корылган кибет сыман бер урынга барып чыктык.
6
Кыю – өстен кисү монда: «һәлак итү» мәгънәсендә
7
Биләр – X–XIII гасырларда Идел буе Болгар дәүләтендәге шәһәр
8
Олаучы – олау (җигелгән ат) йөртүче.
9
Мосафир – юлчы.
10
Ханбалык – башкала.
11
Казаки – җиңле һәм кечерәк кенә утыртма якалы өс киеме.
12
Борай – бодайның бер төре.
13
Шөлдер – кечкенәкыңгырау.
14
Әл-Гарнати – 1080–1169 елларда яшәгән гарәп сәяхәтчесе, дин белгече.
15
Ягъкуб бине Ногман – XI гасырныңикенче яртысы – XII гасырныңберенче яртысында яшәгән болгар тарихчысы, казый.
16
Казый – хөкем итүче, судья.
17
Һөнәрханә – мастерской.
18
Калып – форма.
19
Кәрвансарай – стеналар белән әйләндереп алынган, ныгытылган кунакханә(чит ил сәүдәгәрләре яшәгән).
20
Мосафирханә – юлчылар өчен номерлар; гостиница.
21
Керәч – фаянс.
22
Аршын – озынлык үлчәү коралы.