Добавить в цитаты Настройки чтения

Страница 6 из 7

– Бөтен авырулар да шулай булса икән… – диде шәфкать туташы аның уйларын сизенгәндәй, – Вәт, шәп булыр иде.

Доктор сискәнеп китте. Күз алдында бер мизгелгә пистолет тоткан егетләр төркеме пәйда булды. Тик бу уйларын куып җибәрергә тырышты. Шәфкать туташына карап баш кагып куйды, елмаерга итте.

Пациент буларак ул Зифага бик якын, хәтта кадерле дә иде. Үзең операция ясаган кеше хастаханәдә ятканда, гомумән, якын була. Хезмәтеңнең бер җимеше бит инде ул, син үлемнән тартып алган җан иясе. Эшеңнең күрсәткече дә. Әгәр күзгә күренеп савыга икән, димәк, барсын да дөрес эшләгәнсең. Хәле начарая икән… Монда, әлбәттә, төрле сәбәпләр килеп кушылырга мөмкин – организмның гомум хәләте, пациентның яше, ярдәмнең үз вакытында күрсәтелмәве… Күп алар… Ләкин сәбәпләре нинди генә булса да, әгәр авыруның хәле начарая икән, табип мотлак рәвештә үзен гаепле итеп тоя. Ул моны кычкырып әйтми, беркемгә дә сиздерми, күңеленнән генә газаплана. Хәтта алга китеш бик-бик акырын барган очракларда да борчыла ул – нәрсәнедер эшләп җиткермәгән шикелле тоела.

Ә мондый тизлек белән савыгучы кеше һәр доктор өчен шатлык чыганагы була алыр иде. Шуңадырмы, Пистолет Тоткан Егет турында уйлауга шайтаны котырып, зыян салу теләге көчәйсә дә, реанимацияга кереп пациентны күрү белән, ниятеннән кире кайта, аның савыгуын тизләтү өчен чаралар күрергә тотына, өстәмә дәвалау ысуллары куллана. Моны ул үзе дә сизми кала һәм ни өчен шулай эшләгәнен дә аңлый алмый. Ә җәзалау теләге көчле. Үтерү ысуллары да күп, алар һәр адымда – ниндидер препаратның дозасын үзгәртү, ниндидер чараны тизләтү, я кичектерү… Барсы да гади генә. Монда хәтта битарафлык та, ашыгу, яки соңлау да үлем коралы була ала. Һәм аларны кулланган өчен беркем дә гаепли алмаячак. Бу пациентны үтерергә теләге һәм мөмкинлекләре булып та Зифа аны дәвалый бирә.

– Сөйләндерергә тырыш, – диде ул шәфкать туташына, – Сораулар бир. Һич югында китап булса да укы.

– Мин шулай итәм. Анекдотлар да сөйлим әле. Көлми генә… – дип елмайды шәфкать туташы.

Ләкин Зифа аны күрмәде. Ул кабат үз уйларына кайткан иде.

Аның болай кылануы табип фидакарьлеге дә, сантыйлык та түгел бугай. Менә шулай бер хәрәкәтсез яткан дошманның гомерен алу аңа бернинди дә канәгатьлек бирмәс иде кебек. Үлде инде, моргка озаттылар, ди… Шуннан? Нинди нәтиҗә бирә бу? Дөньяны бер явыздан коткарам, дияр идең… Менә ята ул, бернинди начарлык та эшли алмый хәзер. Үчен кайтардым дияр идең… Синең кемлегеңне дә, үзенең ни өчен шундый язмышка дучар булуын да аңламыйча китеп барачак… Ә аңлавы кирәк. Кирәк! Үзенең егерме биш ел элек кылган гөнаһын исенә төшереп, хәзер инде бернәрсәне дә төзәтү мөмкин түгелен аңлап, үкенеп, әрнеп, газапланып китәргә тиеш ул. Менә шул очракта гына үч кайтару була. Менә шунда гына явыз җинаятьче үз җәзасын алды дип тынычланырга, күпмедер дәрәҗәдә канәгатьлек кичерергә мөмкин.

"Терминатор кебек…" – дип кабатлады күңеленнән Зифа. Бу тизлектә савыкса, тиздән һушына килер, сөйләшә башлар. Ә аннан соң, реабилитация бүлегенә күчерерләр. Ул вакытта инде әлеге шикелле тулысынча Зифаның карамагында булмаячак. Әлбәттә, кереп хәл белүгә каршы килмәсләр, әмма мөмкинлекләр бераз чикләнәчәк. Ул тулысынча үз ихтыярыңда чакта нәрсәдер эшләп калырга кирәк. Бәлки, аның савыгу барышын азрак тоткарлап торыргадыр? Һушына килгәч, әлбәттә. Сызлансын, интексен беркадәр. Ул чагында реанимациядә дә озаграк яткырып булыр…

– Ярый күз күрер әле…

Бу уйларын кычкырып әйтүен сизеп, Зифа уңайсызланып китте. Ярый әле шәфкать туташы ихлас күңелле кыз иде, югыйсә, үз-үзе белән сөйләшеп йөри дип көләргә дә күп сорамаслар.

– Ни дидегез, Зифа Саматовна?

Доктор елмайды:

– Әлегә берни дә өстәми торыйк. Калганын соңрак күз күрер, дим.

– Ә-ә-ә… Яхшы…

Реанимация бүлегендә Зифа Саматовнаның тагын берничә пациенты ята иде. Шулар яныннан урап әйләүгә шәфкать туташы коридорга атылып чыкты. Һәм аның янына ашыкты:

– Зифа Саматовна! Ул уянды! – дип ярсып пышылдады кыз, – Уянды!

Йөгерә атлый бүлмәгә керделәр. Тик пациент һаман элеке хәлендә һәм бернинди дә үзгәреш юк иде. Табип шәфкать туташына текәлде. Тегесе акланырга ашыкты:





– Валлаһи-билләһи менә, Зифа Саматовна. Ул күзләрен ачты. Тирә-якка каранып алды. Мин башта сискәндем, аңламыйчарак тордым, ә соңыннан сезнең янга…

– Ышанам, – дип елмайды доктор, – Башта шулай кыска вакытка гына уяналар алар. Тиздән һушына килер. Яныннан китмә.

Пациентны беркадәр күзәтеп торды да ишеккә юнәлде. Тик коридорга чыгу белән шәфкать туташының пышылдавы ишетелде:

– Зифа Саматовна!

Кабат кергәндә чынлап та авыруның күзләре ачык иде. Битләрендәге мускуллар сизелер-сизелмәс кенә тартыша, иреннәрен хәрәкәткә китерергә тырыша. Зифа елмайды:

– Тереләр арасына рәхим итегез!

Пациентның йөзендәге тартышулар тагы кабатланды.

– Әлегә сез сөйләшә дә, хәрәкәтләнә дә алмыйсыз. Ансы соңрак булыр. Ә әлегә… Сез реанимация бүлегендә. Башыгызга операция ясадык. Уңышлы үтте. Тиздән сез сөйләшә башлаячаксыз. Сез мине аңлыйсызмы? Керфекләрегезне ачып йомыгыз.

Пациент керфекләрен ачып йомды. Күзләрендә гаҗәпләнү дә, бетмәс-төкәнмәс сораулар да, тагын әллә нәрсәләр бар иде. Тик озаклап өйрәнеп торырлык форсат булмады, ул күзләрен йомды.

7

Комада яткан пациентлар күзләрен ачу белән тормышка аяк басмый. Уянулар башта бик кыска вакытлы була, соңрак озыная, акырынлап кына сөйләшү сәләте, хәрәкәтләнү мөмкинлеге кире кайта. Үзләренең нинди халәттә икәнен тулысынча аңлау, хәлләренә яраклашу өчен дә беркадәр вакыт кирәк.

Зифа Саматовна барсын да аңлап тора. Ләкин бу бәндә белән тизрәк сөйләшү, аңа үзендәге фотоны күрсәтү, әти-әнисен үтереп чыккан мизгелне исенә төшерү теләге тыңгы бирмәде. Күңелендәге яраларын актара-актара, барсын да күз алдына китереп, авыр язмышка дучар булуы өчен үч аласы иде.

– Менә монсы – әтинең гомерен өзүең өчен! – дип үлмәслек тә, чыдап та булмаслык авыртуга дучар итәсе. Аннан соң әнисе, сеңлесе өчен җәзалыйсы. Газапларның хәтәрләре үтте дип тынычлана башлауга, үзенең үтерелгән балачагы, шул мизгелдән бирле кичергән барлык михнәтләре өчен җавап аласы. Калган бөтен гомерен тоташ газапка әйләндерәсе…

Нәфрәте дә, үч алу теләге дә көчле иде Зифаның. Кайчагында ул әле дә булса хәрәкәтләнергә, тормышка кайтырга, яшәргә тырышып яткан шушы бәндәнең бугазына барып ябышудан үзен көчкә тыеп калды. Дәвалаучы түгел, ә савыгуны тоткарлаучы, сызлануны арттыручы препаратлар бирү теләге дә әледән-әле калкып чыкты. Сулыш алу аппаратын йолкып ыргытасы, тукландыручы матдәләр урынына кислота саласы, күзләре акаеп шартлаганчы кан басымын күтәрәсе килде. Кайчагында аның яшәвенең бөтен мәгънәсе шушы кешене интектерүдер, ходай аның гомерен фәкать шул максат белән генә саклап калгандыр шикелле тоелды. Җәзалауларның һәр мизгеленнән үзе дә тәм табар, ләззәт алыр сыман булды.

Ләкин үзе дә аңламаган сәбәпләр Зифаны бу гамәлләргә тотынудан кичектереп килде. Агу бирергә теләсә дә, үтерүченең шул агу тәэсирендә көчле авыртудан йомарланып җан бирүен күз алдына китерә-китерә дару бирде. Хәле аз гына начарланып китсә дә шундук ярдәмгә килде. Үзенең бөтен пациентларын бер дәрәҗәдә караса да бу бәндә турында күбрәк уйлады. Һәм Зифа моның сәбәбе бары тик аны тизрәк терелтеп, аңлашырга ашкыну гына түгеллеген аңлаган да кебек иде. Шул гына булса, фотоны хәзер үк кулына тоттырырга мөмкин. Кемнең сурәте икәнен аңларлык кына һушы бар инде пациентның. "Менә синең эшең!" – дип прихожий идәнендә яткан мәетләрне дә күрсәтергә була. Үзенең кемлеген әйтергә дә. Хәтта шушылар үзләре генә дә авыруның тынычлыгын алачак, аны үткәннәрен хәтерләргә, газапланырга мәҗбүр итәчәк. Күңеле таш булып каткан очракта да ул үзенең кем кулында икәнен аңлап борчылачак, борчылган саен хәле начараячак, газапланачак. Гомер һәркемгә кадерле, үтерүчеләр аны яхшы белә.

Табип анты гына сәбәпче түгел бит инде моңа. Хәтта анда да: "Әткәм-әнкәмне, туганымны үтерүчене дәваларга" – дигән төшенчә юк. Бәлки, үтерү сәләте бөтен кешегә дә бирелмәгәндер? Үз куллары белән җәзалап, шуннан ләззәт алу мөмкинлеге дә? Моның өчен аерым бер сыйфат кирәктер?