Добавить в цитаты Настройки чтения

Страница 2 из 4

Ул тыела алмый калтырана иде. Ул үзен сытып, изеп, җиргә батырып ташланган тәмәке төпчеге итеп сизде. Кешенең байлыгы да, үз-үзен көчле зат итеп тоюы да иллюзия гына икән, теләсә кемне, теләсә нинди вакытта юкка чыгарып, бер мескенгә әйләндерә ала торган дөнья икән бу…

* * *

Сәкинәнең фатиры ике бүлмәле иде. Мебель-фәләне бик затлыдан түгел. Ишек төбендәге иске тумбочка өстендә торган телефон яңа да, бик кыйммәтле дә бугай. Һәрхәлдә фатирдагы бердәнбер затлы нәрсә шул телефон гына. Стенадагы обойлар да хан заманыннан бирле тора булса кирәк, төсләре уңып беткән. Бер якта сыбайлы өч баһадир төшерелгән келәм, икенче якта Закирҗанның портреты эленгән. Кара тасма белән уратылган портрет алдында Сәкинә басып тора.

Ул кара киемнән.

Кырыклардан узган бу хатын мәтам киемен салмаса да кайгыруы артык күзгә ташланып тормый иде.

– Әй, Закирҗаным, бәгърем…– диде ул портретны карашлары белән иркәләп, – Урыннарың оҗмахта булсын инде! Авыр туфракларың җиңел булсын…

Ире аңа кызганыч иде.

Иртә үлгән һәр кеше шулай кызганыч була.

Закирҗан да бик вакытсыз китте. Аңа әле яшәргә дә яшәргә иде.

Әлбәттә, яшәүе белән бик куандырмады да Закирҗан. Гади эшче иде. Акчага да тиенмәделәр. Тапканы очын-очка ялгарлык кына булды. Вакыт-вакыт эчеп тә кайткалады. Андый чакларын күралмый иде Сәкинә. Җен ачулары чыга иде. Кияргә юньле кием, ашарга татлы ризык юк, ә ул эчеп йөри.

Мондый чакларда кара тавыш чыга иде гаиләләрендә, бураннар уйнап тора иде. Тора-бара хатын җаен тапты. Ире аз гына салып кайтса да милиция чакыртты. Закирҗанны ябып куйдылар, ә хатын иреккә чыкты.

Яшәүенең рәте-чираты булмаса да үлеме кызганыч иде аның. Үз көенчә генә гомер итсен иде шулай. Файдасы бик булмаса да артык зыяны да юк иде ич.

Шулай да иренең үлеменнән соң ул үзен ничектер җиңелрәк хис итте. Иңеннән авыр йөк төшкәндәй булды. Моның өчен бик гарьләнмәде ул, ныклабрак тикшерсәң, Һәр хатын-кызның күңелендә ул фәкать үзе генә белгән хәшәрәт уйлар, яман ниятләр ятадыр әле. Бәхеткә каршы, күңелне берничек тә ачып карап булмый. Шулай рәхәтрәк тә. Хәзер Сәкинәнең дүрт ягы кыйбла, ни теләсә шуны кыла, кемне теләсә, шуныкы була ала иде. Закирҗанны җирләгәннең иртәгәсенә үк кызын да авылга, дәү әниләренә ияртеп җибәрде.

Кеше күзенә бик күренмәскә трышып кына икенче көнне үк сөяркәсен куна калдырды. Ә тегесе, әнә, затлы телефон күтәреп килде. Теләсәң, трубкасыннан сөйләш, теләсәң, күрше бүлмәдән кычкыр. Бөтен нәрсә аерма-ачык ишетелеп тора.

Бер карасаң, Закирҗанның үлеме бик вакытлы булды. Бер бай ирне кармагына каптырып килә иде Сәкинә. Хәзер аны бөтенләй үзенә буйсындырды. Эшләр болай барса, хатыныннан аертып, үзенә өйләндереп тә куяр әле, Хәер, ансы бик мөһим дә түгел. Иң мөһиме тормышы көйләнеп бара, акчага тилмереп яшәгән чаклары артта калып килә.

Яши белеп яшәмәсә дә, үлә белеп үлде Закирҗаны.

Шуның өчен ул иренә бик рәхмәтле иде.

Шулай да кызганыч иде Закирҗан.

Йөрәк белән бик җиңел китәләр икән, дип сөйләнгән булалар тагы. Чирнең ниндие дә бер инде аның. Үлемнең берсе дә җайлы түгелдер. Хәер, йөрәк белән икәненә дә бик ышанып булмый әле аның, ире исән чакта бер генә тапкыр да йөрәгенә зарланмады бит. Гомумән, ул бер җиренә дә зарланмады. Ә теге көнне күкрәген тотып егылды да, «ашыгыч ярдәм» белән алып киттеләр. Иртәгәсен аның үлеме турында хәбәр килде.

Шулай тиз генә китеп барса да Закирҗан бик интегеп үлгәндер сыман тоелды. Газаплары чиксез-чамасыз булгандыр. Танырлык җире дә калмаган иде бит. Аны беренче тапкыр күргәч, Сәкинә артына авып китә язды. Бәндә шул тиклем дә үзгәрер икән! Я, хода! Закирҗан бөтенләй бүтән кешегә охшап калган иде. Хәтта кызлары да танымады бит:«Бу минем әти түгел!» – дип тик торды. Үз балаң да танымаслык булгач инде…

Җир өстендә күргән газаплары савап булып кайтсын инде үзенә. Җәннәт түрләрендә генә булырга насип итсен.

Ирен җирләүләренә өч кенә көн узса да, шул арада әллә күпме үзгәрешләр булганлыктан, бик озак гомер үткәндер сыман тоела иде. Ләкин вакыт бик тә акырын узды. Һичьюгы, кырыгын үткәрсәләр, күрше-тирәдән яшеренеп маташмый гына үз хәстәреңне күрергә дә булыр иде… Әлегә бик килешеп җитми шул…

«Рәнҗемә инде, кадерлем… Тыныч йокла. Урының оҗмахта булсын.» – диде ул, иренең портретын ак җәймә белән каплап. Аннан соң йокы бүлмәсенә кереп, мәтам киемнәрен салды да кыска халат алып киде. Чәчләрен сүтеп иңенә таратты. Көзге алдына басып иренен буяды. Шулай кисәк кенә ул суты ташып торган гүзәлгә әйләнде дә китте. Аңа беркем дә кырык яшь бирерлек түгел иде.

Сәгатенә карап алды.

Бу вакытта килеп җитәргә тиеш иде инде. Бүтән чакта бу вакытта алар караватта аунап туйган булалар иде. Бүген никтер соңлады әле. Нык соңга калды.

Кинәт ишектә кыңгырау шалтырады.

Сәкинә сикереп куйды.

Сикергәләгән көйгә чәбәкәй итәргә тотынды.

Тагы кыңгырау.

Сәкинә киң елмайды. Тик ишеккә йөгерергә ашыкмады. Көтсен әле бераз. Озагырак теләгән нәрсә кадерлерәк була ул.

Тагы кыңгырау.

Сәкинә шатлыклы бөтерелеп алды. Прихожийдагы якты утны сүндереп, интим кызгылт нурлы лампаны гына калдырды. Ансын да сөяркәсе бүләк иткән иде.

Һәм шатлыклы елмаеп ишекне ачты.

Һәм керүченең куенына ташланды.

Һәм коты алынып ачы тавыш белән кычкырып җибәрде. Аның сөяркәсе урынына нафталин исе сеңгән ак бөркәнчек япкан адәм тора иде.

– Ааааааа, уууууууууу!





Ак бөркәнчекнең йөзе дә юк иде ахры, һәрхәлдә, анда караңгы бушлык кына күренә иде.

Шул бушлык эченнән тавыш ишетелде:

– Курыкма, кадерлем… Бу мин – Хәсән…

Тавышы таныш иде. Хатын бераз тынычланып калды. Ләкин тагы бер кычкырды.

– Ааааааааааааууууууууууууу…– Бу юлы ирне каушату өчен.

– Курыкма, бергенәм… – Хәсән ак җәймәсен шудырып төшерде дә трусикчан гына калды,– Курыкма… Болар сиңа!

Хәсән аңа чәчәкләр сузды. Хатын бертын аптырап карап торды да ирен чите белән генә елмаеп чәчәкләрне өстәлдәге вазага утыртты. Розалар нурланып балкымады. Алар таушалып беткәнлектән, карт сөйрәлчеккә охшап тора иде.

Ир Сәкинәне куенына алды. Хатын бераз гына назланды да аны читкә этәрде. Хәсәннең тәненнән дә нафталин исе килә иде.

– Бар, юынып чык,—диде хатын назлы елмаеп, – Әллә нинди ис сеңгән.

Һәм ирнең кыяфәтенә карап кычкырып көлеп җибәрде. Хәсән уңайсыз хәлдән тизрәк котылырга теләп, ваннага юнәлде.

– Нәрсә булды?

– Чыккач сөйләрмен…

Ләкин Сәкинә аның юлына аркылы төште:

– Хәзер үк сөйлисең. Нәрсә булды?

Хәсән ни әйтергә дә белмәде. Ул сабагын оныткан шәкерт кебек бер ноктага текәлеп тынып калды. Сәкинә тагын көлергә тотынды.

– Киемнәрең кайда?

Хәсән ык-мык итте. Кызарынды. Өрәк белән булган хәлне исенә төшерүдән генә дә аның тәненә бала йоннары калкып чыкты. Иреннәре күкшелләнеп калды.

– Бер теләнчегә бирдем… – диде аннан соң, – Әйе, бер теләнчегә бирдем.

– Телефоныңны дамы?

Хәсән үзе дә сизмәстән бар көченә баш какты.

– Акчаңны дамы?

Хәсән тагы баш какты. Аннан соң кыенсынып кына өстәп куйды:

– Әйе… Барсын да… Кесәдә киткән…

Хатын кинәт хөкемдарга әверелде:

– Бирмә берәүгә дә! – диде ул, баласын әрләгән ана тоны белән,– Чит кешегә мал таратып йөрмә.

Хәсән аның һәр сүзен баш кагып тыңлады. Хәзер ул аларны кабатлап күрсәтер кебек иде:«Берәүгә дә бирмәм. Чит кешегә мал таратып йөрмәм..» Аның бөтен кыяфәте шуны вәгъдә итә иде. Әмма Хәсән бөтенләй боек тавыш белән каршы төште:

– Кызгандым мин аны… Ул бик жалкы булды.. Ул өрә… ул теләнчене әйтәм… Кызгандым…

– Алар миңа да кызганыч,– диде хатын, таләпчән тавыш белән, – Тик мин берсенә дә бирмим бит. Син дә бирмә.

Хәсән баш какты.

– Өй эчен, менә, үзең дә күреп торасың бит… Бер юньле нәрсә юк. Теләнчеләрне кызганып йөргәнче, миңа ярдәм итәр идең.

Хәсәнгә җан кереп китте:

– Ярдәм итәчәкмен, әлбәттә,– диде ул ләззәтле бер ашкыну белән, – Телисең икән, иртәгәдән үк евроремонт ясатам…

Хатын киң елмайды.

Хәсәнгә сокланып карап торды.

– Ә бер уйласаң, оригинально! – дип елмайды ул, – Сөйгәне янына кем трусик белән килгән моңа кадәр?! Юк…